Башкортстанның Туймазы районында этнофестиваль булды
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районында Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта этнофестиваль узды. Эссе булуга карамастан, халык күп җыелган иде. «Осталар салават күпере» милли мәдәниятләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре, Туймазы районы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлары, халыклар күргәзмәсе, тарихи-мәдәни үзәкләр күргәзмәсе эшләде. Теләүчеләр башкорт тирмәсендә фотосессия үткәрә алды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы сайтында хәбәр ителә. Аннары муниципалитет территориясендә яшәүче халыкларның көйләре, биюләре һәм җырлары тәкъдим ителде. «Ниһаять, без бергә җыелдык, безнең көч — бердәмлектә!» — дип сәламләде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Подоприхин. Ул муниципалитет территориясендә күп еллар буена алтмыштан артык милләт вәкиле дус һәм тату яшәвен искә төшерде. Һәм бу халыклар бер-берсен рухи баетуга һәм бергәләп күп кенә милли мәдәниятләрнең уңышлы үсүенә үрнәк мисал булып тора.