Быел «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә ике йөзләп катнашучы көтелә
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). «Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсе 2-4 июльдә Лаеш районында кыр форматында була. Биредә фермерлар, үзмәшгульләр продукциясен тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонент катнаша. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Эшлекле чараны иртән 8.00 сәгатьтә төп сәхнәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ача. Аннары шунда ук 2020 елда җиңүчеләрне — грант алучыларны котлау тантанасы булачак. Чараның эшлекле өлеше махсуслаштырылган чатырларда фәнни-гамәли семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр буларак дәвам итәчәк. Мастер-классларда аграрийлар туфракның яраклылыгын бәяләү һәм төрле агрофоннарда орлыклар сайлау ысулларын, яңа буын чәчү эшләрен контрольдә тоту системасын, терлекләрне тукландыру һәм сыер саву процессларын автоматлаштыруны һәм башкаларны өйрәнә алачаклар. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Күргәзмәдә иң яңа, заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителәчәк, тест-драйвлар һәм демо-күрсәтүләр узачак. Шуны әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә басуларны ташлардан чистартырга ярдәм итә торган таш җыючы эше күрсәтеләчәк. Кишәрлекләрдә яңа перспективалы культураларның йөзгә якын сорты һәм гибридлары тәкъдим ителә. Алар арасында, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы бодае, ул әлеге чарага 10 ел дәвамында әзерләнде, хәзер дәүләт сынавы уза, шәмәхә орлыклы Надирә бодае һәм кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, киндер, нут кебек башка төр культуралар һәм сидератлар бар. Кафе һәм рестораннар фуд-кортында Татарстан фермерлары продукциясеннән әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунакларны Татарстан кулланучылар оешмалар берлеге (Татпотребсоюз) милли ашлар белән дә сөендерәчәк. Килүчеләр өчен бушлай автобуслар Җиңү проспектыннан һәм Үзәк стадионнан һәр 30 минут саен йөри, диелә хәбәрдә.