Юрий Чайка Төньяк Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил булачак
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең элеккеге Генераль прокуроры Юрий Чайкага Россия Президентының Төньяк Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле булырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Кремль вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Рәсми рәвештә билгеләнү турындагы указ әлегә имзаланмаган, дип өстәде Песков.
Кичә башка эшкә күчү сәбәпле, Юрий Чайканы Генераль прокурор вазифасыннан азат итүләре билгеле булды.