Чиләбенең Трёхгорный шәһәрендә Сабан туе үткәрергә планлаштыралар
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенең Трёхгорный шәһәре администрациясе һәм учреждениеләре вәкилләре, «Сабантуй 2021» бәйрәменә әзерлек турында фикер алыштылар. Халык күңел ачулары биредә 19 июньдә башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәр халкы һәм кунаклары татар һәм башкорт халыкларының көнкүреше, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша, милли көрәш һәм башка спорт конкурсларында катнаша, милли ризыклардан авыз итә алачак. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылачак. Төп сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.