Тубыл шәһәре предприятиесендә Түбән Кама кешесе һәлак булган
Тубыл шәһәрендә Түбән Камадан килгән 33 яшьлек эшченең җитештерүдә һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең Төмән өлкәсе буенча өлкән ярдәмчесе Людмила Галстян бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.
Фаҗига кичә Тобольск сәнәгать предприятиеләренең берсендә булган. Фаҗигадә 33 яшьлек эшче һәлак булган. Ә 37 яшьлек ир-атның тәне пешә һәм төрле имгәнүләр ала, аны хастаханәгә илткәннәр. Ике эшче дә Түбән Камадан килгән.
«Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.