ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә Россиянең җиде төбәгендә булачак
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан Дәүләт архивының ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе Россиянең җиде төбәгендә булачак. «2020 елда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек. Татарстан Дәүләт архивында саклана торган документлар күргәзмәсе шул истәлекле вакыйгага багышланган», — диделәр Татарстан Дәүләт архивы матбугат хезмәтендә. Күргәзмә 15 мартта Ульяновскида уңышлы тәкъдим ителде. Киләсе пункт Мари Эл, аннары Волгоград, Чиләбе, Новосибирск, Саратов, Әстерхан һәм Тобольск өлкәләре булачак. Программа июньдә тәмамлана дип көтелә. «Күргәзмәдә ТАССРның беренче елларында республиканың чикләрен ачыклау буенча актив процесс баруын раслаучы доккументлар тәкъдим ителгән. Аларны җентекләп эшләү милли дәүләтчелекне ныгыту өчен көрәштә актив катнашучы татар интеллигенциясе вәкиле Галимҗан Шәрәфка йөкләнгән», — дип сөйләделәр Татарстан Дәүләт архивында.