Пенза өлкәсе Сурск шәһәрендә мохтаҗларга икмәк тараталар
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Сурск шәһәрендә мохтаҗларга икмәк тараталар. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иә. «Сурск шәһәренең Ленин урамында урнашкан кибетләрнең берсендә мохтаҗ һәм пенсионерларга икмәк тарату буенча хәйрия акциясе башланып китте. Хәйрия акциясе бер ел элек башланды. Һәр җомга мөселманнар мохтаҗларга икмәк тарата», — ди имам Йосыф хәзрәт Бибарсов.