Кариев театры Мәскәүдә «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итәчәк
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә IV Халыкара балалар фестивале уза. 1 октябрьдә әлеге фестиваль кысаларында Кариев театры Мәскәү Губерна театрында Екатерина Гороховская режиссерлыгындагы «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестивальдә катнашучылар — Россия, БДБ һәм чит илләрдән драма, курчак һәм яшь тамашачы театрлары. Үз эшләрен Россиянең 24 шәһәреннән һәм чит илләрдән 44 театр күрсәтәчәк. Җиңүчеләрне иң бәйсез жюри — балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) билгели. Халыкара балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар — Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры. Проектның сәнгать җитәкчесе — Сергей Безруков. «Мио, минем Мио!» спектакленең премьерасы 2020 елның 27, 28 ноябрь көннәрендә булды. Астрид Линдгренның «Мио, минем Мио» әкияте буенча әлеге әсәрне сәхнәгә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская куйды.