Другие новости Санкт-Петербурга и Ленинградской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

«Бер йодрык булып тупланырбыз»: Казанда шигырь бәйрәме

«Бер йодрык булып тупланырбыз»: Казанда шигырь бәйрәме

Казандагы Шигырь бәйрәменә — Тукай һәйкәле янындагы урындыкларга иң беренчеләрдән булып Гәрәй Рәхим килеп утырган иде. Кырлайга барып йөрмәгән, күрәсең. Мәйдан әле буш иде. Бер почмакта палатка корылып китап сәүдәсе көйләнгән. Палатка тирәсендә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин йөреп тора. «Икедә генә башлана диделәр. Без ул вакытка калабызмыни инде?! Без иртә килдек», диде ул, горурланып. Палатка янында Марсель Галиев китаплар карап тора иде. — Тукай премиясе лауреатларын монда игълан итәләрме? — дип сорадым бер коллегамнан. — Монда да итәләр, Кырлайда да иттеләр, кич тә итәләр, — диде ул. Шактый җилле көн. Салкын. Сәхнә тирәсенә берәм-берәм Эльмира Шәрифуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Рәдиф Гаташ, Камил Кәримовлар килеп басты. Мәйданга халык җыелды. «Ничек бассаң, дөрес булыр икән? Тукайга карап бассаң, халыкка арт кую була, халыкка карап бассаң, Тукайга арт белән торган кебек. Иң артка барып бассаң гына инде…» Менә быелгы Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин да күренде. Йөзендә елмаю гына түгел, нур балкый. Тукай премиясе алган көннәрдә нур иңә язучы йөзенә. «Бу бөтен Чаллы язучылары өчен мәртәбә инде. Мин бит үземне мактанып куючылардан түгел. Мине Чаллы язучылары мәҗбүр итәләр. Югыйсә, ярты миллионнан артык халкы булган Чаллыда бер Тукай премиясе лауреаты да юк иде. Бездә лаеклылар бар бит инде ул. Мине төрткәли башладылар да, менә шундый хәл килеп чыкты. Минемчә, нормально гына килеп чыкты. Бездә лаеклылар бик күп, шулар арасында мин дә булганмын икән — бик хуп», — диде ул. ххх Шигырь бәйрәме бөтен шартын китереп оештырылган иде. Балалардан башланды. Алар «Пар ат» ны җырлады, шигырьләр сөйләде. Алып баручылар Резеда Гобәева белән Рифат Сәлах һәр елдагыча быел да бөек шагыйребез Тукай һәйкәле янында җыйналуыбызны искәртеп үттеләр. «Бу мәйдан халкыбыз өчен аеруча якын. Чөнки монда ел саен Тукай кайта», диде Рифат Сәлах, сценарийны укып. Программа буенча, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. «Кызым, бир әле чәчәгеңнең берсен. Мин дә салыйм», дип дәште бер абзый. Өчесен дә бирдем — салсын. «Шәригать буенча хатын-кыздан алдан йөрергә кирәк», дип сөйләшеп калды һәйкәл янына чәчәкләр куярга чират көткән ике ир-ат. Микрофон алдына шактый арганлыгы сизелсә дә, көр күренергә тырышкан халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыкты. «Бүген бөек, газиз шагыйребезнең туган көне. Ул 100 елдан артык татар милләтен туплап тора. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр, — диде Ркаил Зәйдулла рәислек вазифасын башкарып һәм, трибун шагыйрь образына кереп, шигырь укыды. «...Язгы ташу булып кузгалырбыз, Бер йодрык булып тупланырбыз. Без бергә дип, бергә, иңгә-иң». Тукай премиясе лауреатларын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев игълан итте. «Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Төркиядә, Казахстанда һәм бүтән урыннарда Тукайга куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салына. Казанда иртә таңнан башлап Тукайга багышланган чаралар үтә. Әле яңа гына Арча районыннан кайттык. Анда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич кул астында берничә чара үтте: һәйкәлгә чәчәкләр салдык, музейларында очрашып кире Казанга кайттык. Анда чаралар дәвам итә. Очрашу монда да. Бу дөнья буйлап сибелеп яшәгән 8 миллион татар өчен иң кирәк бәйрәмнәрнең берсе. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез өчен җан атып, рухыбызны күтәреп алга барсак, без мәңгелек милләт булырбыз». Түргә Факил Сафин, Дания Нуруллина һәм Григорий Эйдинов чыкты. —  Аллага шөкер, Даниягә бирделәр. Шул Мөхлисә Бубый роле өчендер. Караган идеңме? — дип куйды янәшәмдә торган ханым икенчесенә. — Әллә кайчан инде. Хәзер уйналмый ич, — диде икенчесе. — Уйналмаса соң… Чираты хәзер җиткәндер. Дөрес, Васил Шәйхразиев Дания ханымның күп рольләре арасында Мөхлисә Бубыйны әйтмәде. Икенче ягымнан: «Даниянең чын исеме Фидания икән», — дип сөйләнеп куйдылар. Чөнки ул Фидания Нургаяз кызы Нуруллина дип игълан ителде. Һәйкәл алдына халык шагыйре Рәдиф Гаташ чыкты: «Өч Тукай яшен яшәгән Гаташ мин Үземне даһи дип инде саташмыйм». Халык шагыйре Ренат Харис дәвам итте: «…Тукай җанын сыйдырырлык татар да табылачак». Сүзне Гәрәй Рәхим алды. Шигыре Тукай исеме бирелгән аэропорт турында иде: «Очкычыбыз гөрләп оча Татарстан җирләрен, Бөтен илгә танытабыз Татарстан ирләрен». Микрофон алдына яшьләрчә җидел-җиңел атлап Марсель Галиев чыкты: «…хәзер инде заман узган, Кенәз, морза туны тузган. Җыйган малы, казганганы, Атын, даны, затлы каны Бүтән нәселләргә күчкән…» Һәйкәл алдына Америкадан кайткан кунак — татар шагыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итүче буларак таныш Сүрәйә Гайнуллина чыгып, Америка татарлары турында мәгълүмат бирде. «Тукай хәзер исән булса, бик зур экология яклаучы булыр иде», диде Сүрәйә ханым. Сүз шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага бирелде. Ул үзенең исеме классикага әверелгән «Без — Тукайлы халык» шигырен укыды. «Без бәхетле, без шагыйрьле халык. Без Тукайлы халык мәңгегә!» Чаллыдан Фәүзия Бәйрәмова килгән иде. «Бер кеше булса да артык булсын дип мин Чаллыдан килеп бастым. Казанга шигърият бәйрәме кирәк!» — диде ул һәм шигърият белән дәвам итте: «Минем телем Алтын Урда теле, ханнар теле, гавам, галәм теле…» Микрофон алдына Нәҗибә Сафина чыкты: «…кайда безгә аргамаклар булу, без эш аты әле һаман да». Сәхнәгә шагыйрь Рәкыйп Аллабирде, Фирдәвес Әһлия, Ибраһим Биектаулы чыкты. Мәйдан аша Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар үтеп китте — мөгаен, алар Кырлай исемлегендә булганнардыр, аларның тавышын ишетү насыйп булмады. Яшь шагыйрәләр Эльвира Һадиева, Ләйлә Хәбибуллина чыкты, аларны «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсы җиңүчеләре булган яңа буын шагыйрьләр алыштырды. Бу вакытта инде Тукай һәйкәле янында Дания Нуруллина белән Факил Сафин гына калган, язучылардан бушап калган урындыкларда Абдулла Дубин гына утыра иде. Җыйнак кына кичә шулай тәмамланды. Иң мөһиме — ул булды, халык җыелды. Ә бит Казанда өч татар дәүләт театры, ике филармония, дәүләт ансамбле һәм башкалар эшли. Күпме эстрада артисты мәдәният министрлыгы белән аралашып эшли — хөкүмәт концертларында, сабантуйларда катнашалар, дәрәҗәле исемнәр алалар. Ни өчен ул театрларга, филармонияләргә һәм артистларга шигырь бәйрәменә килү зарурлыгын аңлатмаска! Элек анда өлкән буын артистлар була иде, ярар, быел аларны вирус куркытты дип саныйк. Ә яшь буын? Килсеннәр! Шигырь бәйрәмендә милләтебезнең асыл артистлары булуын белеп халык та күбрәк килер иде кебек. Халык артисты буласың килә икән — бул халкың янында, и артист!  Рәсми бәйрәмнең йомгаклау өлеше Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында иде. Ниндидер галәмәт кәттә креатив фикер белән быел сәхнәдә «Алтын Казан» мюзиклы булырга тиеш дип саналган. Шул сәбәпле, микрофон тоткан Камал театры артистлары залда төрле урыннарга таралып утырганнар иде. Алар үз чиратларында татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр. Чыннан да креатив иде. Аннары, декорация корылган сәхнәнең алгы өлешенә басып, Тинчурин театрының 24 артисты җырлады. Сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты — лауреатларны котлады. «Бу бәйрәм республикадан читтә дә, республиканың бик күп районнарында да узды. Кырлайда бик матур бәйрәм оешкан иде. Безнең анда шагыйрьләр, рәссамнар белән аралашу мөмкинлеге булды», — диде ул. Тукай премиясе лауреатларының сүзләре: Факил Сафин: «Тукаебызның туган көнендә дәүләтебез бүләген алу зур мәртәбә. Мин — татар язучысы, теләгем шул — Татарстан чәчәк атсын, халкыбыз мәңге яшәсен!» Дания Нуруллина: «Республика җитәкчесе кулыннан Дәүләт бүләген алу — зур горурлык, иҗатыма зур бәя. Бу Камал театры өчен зур мәртәбә». Григорий Эйдинов: «Биредә рус телле кешенең булуы Габдулла Тукайның башка халыклар өчен дә бөек шәхес булуын күрсәтә. Тукай премиясе лауреаты дигән исем бу дәрәҗәне намус белән йөртүне сорый». Шуның белән шул. Ярты сәгать чамасы барган әдәби-музыкаль һәм рәсми кичә тәмам. Чакыру билетына ия булучылар «Алтын Казан» мюзиклы күрсәтелде. «Аш ашка, урыны башка» ди татар. Белмим, югары сәнгатьнең җиңелрәк жанры саналган мюзикл ни дәрәҗәдә Туган телләр көненә туры килгәндер. Креатив…

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

XXXIII Церемония «Хрустальная Турандот» объявит победителей сезона 2023/2024



Мода

Стильные образы на лето, в которых вы покорите окружающих




Українські новини

ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові



Новости 24 часа

Книжные новинки, лаборатория текста и иллюстраций — ждут гостей Московского детского фестиваля искусств «НЕБО»



Game News

Зомби-экшен Zombiehood позволяет погрузиться в эпоху 90-х



Санкт-Петербург

ONYX отправляется в Большой тур по России



News Every Day

Man City star James McAtee lined up for dream Champions League transfer after Sheffield United relegation



Интернет

ALMI Partner и «Даком М» будут совместно развивать и продвигать отечественные ИТ-решения



Санкт-Петербург

«СеЗаМ» назвал имена победителей



Сергей Лазарев

Сергей Лазарев рекомендовал Казань для отпуска выходного дня



Санкт-Петербург

«СеЗаМ» назвал имена победителей



Надежда Петрова

Теннисистка Петрова: Хачанов совершил недопустимую ошибку на "Ролан Гаррос"



Санкт-Петербург

Молодежное сообщество ВЫЗОВ представит креативное пространство на Дне России



Концерт

Концерт студии "Жерминаль"



Симферополь

Сожалеют, что бросающих черепах не бросили в тюрьму



Санкт-Петербург

«Солнце Москвы»: кто чаще всего катается на колесе обозрения



Москва

Собянин посетил фестиваль "Москва – на волне. Рыбная неделя"



Москва

Книжные новинки, лаборатория текста и иллюстраций — ждут гостей Московского детского фестиваля искусств «НЕБО»



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Санкт-Петербурга — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Санкт-Петербурга или других населённых пунктов Ленинградской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Санкт-Петербурге можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Санкт-Петербурге и Ленинградской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Санкт-Петербурга и Ленинградской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Санкт-Петербурга — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Санкт-Петербурге
Санкт-Петербург

Волонтёры в Петербурге почти за два месяца вручную перенесли через дорогу более 17 тысяч жаб





Путин в Санкт-Петербурге
Санкт-Петербург

ПМЭФ-2024 не обещает ничего нового. Вот главное: талибы, Путин, налоги и Бутусов на Дворцовой


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Польше заявили о зловещем плане Киева


Навальный в Санкт-Петербурге
Москва

Раз нет протестов, будут санкции: как навальнисты и команда Ходорковского меняют стратегию борьбы с Россией



Здоровье в Санкт-Петербурге


Частные объявления в Санкт-Петербурге, в Ленинградской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Башмет

В Самарской области пройдут мероприятия детской музыкальной академии Башмета



Санкт-Петербург

Свердловская область возглавила ароматный рейтинг страны

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net