Зәйдә кечкенә балаларның ата-ана игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә тәрәзәдән егылып төшү, өйдән чыгып китү очраклары бар
Зәй районы балигъ булмаганнар эшләре һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында 23 эш каралды. Анда спиртлы эчемлек кулланып полициягә эләккән яшүсмерләр дә, балаларына тиешле игътибар бирмәүче әти-әниләр эшләре дә бар. Бер кечкенә баланың икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшүен, икенче бер бакча яшендәге баланың өйдән чыгып китүен ата-аналары күрми кала. Бу фактлар комиссия утырышында аеруча басым ясап тикшерелде. Әлеге утырыштан язманы “Зәй офыклары газетасының киләсе саныннан укыгыз.