Камил Сәмигуллин сынаулар килмәсен өчен Аллаһның нинди ике дару биргәнен әйтте
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Болгар җыены кунакларын сәламләде. «Бу көннәрдә бик күп чаралар үткәрелде. Аларны оештыручылардан, катнашучылардан Раббыбыз разый булсын», – диде.
«Бу көннәрдә, Раббыбыз ник безгә кайгылар, сынаулар, афәтләр җибәрә, дип сөйләшәбез. Раббыбыз ике дару бирә безгә. Беренчесе - «Йә Расулуллаһ, син алар белән бергә булганда, аларга бер газап килмәс», ди. Димәк, әгәр сөннәт буенча гамәл кылсак, Раббыбыз афәтләр җибәрмәс. Икенчесе - Аллаһ газап җибәрмәс, әгәр тәүбә, истигъфар кылсалар. Аллаһка шөкер, бүген чараларны тәүбә кылудан башладык. Раббыбыз истигъфарны кабул итсен», – дигән теләкләрен юллады Татарстан мөфтие.
Тантаналы ачылышта ясалган чыгышларга Камил хәзрәт нокта куйды. Аның чыгышыннан соң, 12 сәгатьтә өйлә намазы укылуын, намаздан соң өч гаиләгә Хаҗ уйнатылачагын хәбәр итте. «Быел Гаилә елы, алты кешегә Хаҗга юллама уйнатырга булдык. Билет алыгыз, катнашыгыз», – дип белдерде ул.