Миңнеханов Чистай районындагы зур яшелчә саклагычында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районына эш сәфәре барышында «Чистай» агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте «Чистополье» холдинг компаниясе яшелчә саклагычында булды.
«Гомуми мәйданы 5 гектар. Анда 30 000 тонна яшелчәгә исәпләнгән 5 яшелчә саклагыч урнашкан. Ике сортлау линиясе урнаштырылган. Берсе – юу линиясе, икенчесе – фасовкалау линиясе. Һәр ангарда яшелчәләрне саклау өчен тиешле дымлылыкны саклый торган климат-контроль урнаштырылган», — дип сөйләде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Миңнехановка хәбәр итүләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча сатуга 22 мең тонна бәрәңге, 1,7 мең тонна кишер, 1,5 мең тонна чөгендер әзерләнгән. Бәрәңге зур сәүдә челтәрләрендә сатыла.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Быел аграрийлар бәрәңге белән кишерне 893 һәм 105 гектар мәйданда утыртырга ниятли. Бүгенге көндә кәбестә һәм суган утырту тәмамланган.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов Чистай районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.