Татарстан иң арзанлы бензин һәм дизель белән Россия төбәкләре унлыгына кергән
Татарстан иң арзанлы бензин белән Россия төбәкләре рейтингында 4нче урынны алды. 2024 елның март нәтиҗәләре буенча республикада ягулыкның уртача бәясе литр өчен 51,22 сум тәшкил иткән. Бу турыда «Промрейтинг» агентлыгы аналитикасыннан билгеле булды.
Бу «унлык»та беренче урынны экспертлар Алтай краена биргән, анда бензинның литры уртача 49,76 сум тора. Икенче урынны Коми Республикасы (50,19 сум), ә өченче урынны Курган өлкәсе (51,17) алды. Беренчеләр бишлеген Новосибирск өлкәсе яба, анда бензинның уртача бәясе 51,28 сум тора.
Ягулыкның «арзанлыгы» топ-10 рейтингына шулай ук Чиләбе (51,64), Рязань (51,87), Кемерово (52,02) өлкәләре дә эләккән. «Унлык»ны Мари Эл Республикасы (52,10) һәм Мордовия Республикасы (52,3) йомгаклаган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы дизельнең арзан бәясе буенча төбәкләр рейтингында (литры уртача 59,82 сум) 5 урын алган. Ягулыкның әлеге төре Орлов (58,31), Брянск (59,11) өлкәләрендә генә арзанрак булып чыккан. Шулай ук Төньяк Осетия - Алания (59,34) һәм Карачай-Черкесия республикасында (59,57) бәяләр арзанрак.
Иң арзан дизель ягулыгы булган «унлык»ка шулай ук Тамбов (59,84), Воронеж (60,02), Калуга (60,13) өлкәләре кергән. Соңгы урыннарда Краснодар крае (60,18) һәм Липецк өлкәсе (60,36) булган.