Россия Үзәк сайлау комиссиясе: Участокка барып тавыш бирү күрсәткече 50 проценттан арткан
Россия Президентын сайлауда участокка барып тавыш бирү күрсәткече 16 март 16 сәгать 11 минутка 50,01 процент булган. Бу мәгълүматлар РФ Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат таблосында урын алган.
Бу күрсәткечкә дистанцион электрон тавыш бирү саннары кермәгән, дип тәгаенли ТАСС.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.