Кукмарада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды
Кукмарада «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы гына эшләп килә. Район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды. Үткән ел әлеге программа нигезендә өч гаилә торак шартларын яхшырта алган. «Хезмәт даны» шул хакта яза.
Сертификат тапшыру тантанасына Кукмарадан Зөлфия һәм Руслан Кузнецовлар, Светлана һәм Владимир Ачкеевлар балалары белән килгән иде. Ике гаилә дә өчәр бала тәрбияләп үстерәләр икән. Хәзерге вакытта алар бер бүлмәле фатирда яши.