Кремль Путинның Ту-160М самолетында очышын кабинада төшергән видеоны күрсәтте
Россия Президенты Владимир Путин бүген Ту-160М модернизацияләнгән стратегик самолетында очты. Һава судносы С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының очып китү полосасыннан һавага күтәрелде. Кремль матбугат хезмәте видео куйды, анда самолет кабинасыннан кадрларны күрергә мөмкин.
Җиргә төшкәннән соң, Президент яңартылган самолетта очыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты, аның югары ышанычлылыгын, һава судносы белән идарә итүнең яхшыртылган системасын һәм экипаж әгъзалары өчен уңайлылыкның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
Очыштан соң Владимир Путин «КАМАЗ» йөк машинасында йөреп карады.