Чаллыда автобус йөртүчеләр өчен махсус киемнәр теккәннәр
![Чаллыда автобус йөртүчеләр өчен махсус киемнәр теккәннәр](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/2/14/4b33e9e9df2eee7ecf9888d308d4f4a9.jpg)
Чаллыда күп кеше сыйдырышлы автобусларны йөртүчеләр махсус формадан булачаклар. Аларны җәмәгать транспорты белән идарә итүче «Горкоммунхоз» предприятиесе эшчеләренә махсус теккәннәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Костюмнар кара һәм зәңгәр төстәсе курткадан, чалбардан һәм кара кепкадан тора.
Өске киемнең җиңенә һәм башлыкка Чаллы һәм Татарстан гербларының сурәтләре дә төшерелгән. Киемнәргә «Яр Чаллы җәмәгать тарнспорты» дип тә язылган.