Киров өлкәсендә «Уйнагыз гармуннар» фестивале узды
10 февральдә Киров өлкәсе Сосновка шәһәренең «Судостроитель» мәдәният сараенда «Уйнагыз гармуннар» фестиваль-бәйгесе үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны төп оештыручылар – Киров өлкәсе татарларының мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов, «Судостроитель» мәдәният йорты директоры Евгений Перминов, Киров өлкәсе хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Чарада 200 дан артык гармунчы, баянчы, биюче, жырчылар катнашты.
Фестивальнең максатлары: милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм татар мәдәниятен саклап калу, милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү һәм киң җәмәгатьчелеккә милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу кирәклеген аңлату, татарларның милли, мәдәни традицияләрен үстерүгә һәм пропагандалауга ярдәм итү, үзенчәлекле милли әдәби, музыкаль, хореография сәнгатен популярлаштыру һәм башкалар.
Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.