Зәй районында балыкларны коткару өчен бәке тишәләр
![Зәй районында балыкларны коткару өчен бәке тишәләр](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/2/14/e06e87be6ab5def0ca443088af94606a.jpg)
Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге җитәкчесе Әдип Габдерәхимов балыкларның үлүенә юл куймас өчен сулыкларда рейдлар уздыра. Ул балыкчылар, егерьләр белән очрашып, аңлату эшләре алып бара, алар бергәләп бозны төрле урыннарда бораулап, бәкеләр ясыйлар. Бу суга кислород үтеп керергә булыша, ә боз астындагы тереклек дөньясына исән калу өчен ул бик тә кирәк. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбрә итә.
«Быелгы кышкы һава торышы, калын кар катламы сулыкларда яшәүчеләр өчен чын сынауга әверелде. Аларның яшәешен саклап калу өчен төп шарт — суны үз вакытында кислород белән туендыру. Безнең район территориясендә шактый елга бар. Аларның кайберләрендә су катмый, алардагы балыкларга кислород кытлыгы янамый. Без бу көннәрдә рейдлар үткәреп, балыкчылар белән очрашып, бәкеләр тишү эшен оештырабыз», — ди ул.
Нәкъ менә февраль аенда сулыкларда бозлар аеруча калыная һәм шуңа күрә су астында яшәүчеләрдә кислород кытлыгы башлана. Шундый стресс булганга күрә балыклар кармакка да эләкми башлый, ди балыкчылар. Алар әлеге вазгыятьне иң яхшы аңлаучылар, шуңа күрә дә бәкеләрне дә тишүгә алыналар.
Дала Зәе елгасында балык тотучылар арасында Әлмәттән килгән Владимир исемле ир-ат та бар иде. Ул бирегә балык тотарга еш килүен әйтте, берничә урында бәке тишкән иде инде.
«Бу урында елгадагы боз катламы 70 сантиметрлап бар», — диде ул.
Күлләрдә бәкеләр тишү боз эрегәнче дәвам итәчәк. Рейдлар барышында законсыз төстә балык тотучыларга, җәнлекләр аулаучыларга административ беркетмәләр төзелеп, штрафлар салына.