«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында лотерея җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар
Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында 2024 елның беренче алты аена холдинг басмаларына язылучылар арасында лотерея уенында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. Барлыгы 17 приз уйнатылды, шул исәптән «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама — җиңүче анда үзе теләгән вакытта бара ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.
«Татмедиа» басмаларына язылган өчен һәр ярты ел саен призлар уйнату безнең зур, матур гадәткә әверелде. Бик күп кеше үз анкеталарын җибәрә. Күз алдыгызга китерегез: кайбер авылларда почтальоннар булмавына, басмаларны илтеп тапшыру кыенлыкларына карамастан, бүген генә дә «Татмедиа» басмаларының тиражы 200 меңнән артык данә тәшкил итә. Без альтернатив илтеп тапшыру юллары хисабына, ваклап сату хисабына тираж дәрәҗәсен 200 мең данәдә саклап кала алдык», – дип ассызыклады Шамил Садыйков бүләкләү алдыннан.
Бүләкләрне беренче булып «Сөембикә» журналының берничә язылучысы алды. Басма алар арасында аерым лотерея үткәрде. Казанда яшәүче Вәдүт Хөснетдинов йорт өчен товарлар кибете челтәреннән 3 мең сумлык сертификатлы булды. Саба районыннан Алсу Юнысова һәм Казаннан Әлфия Кашапова савыт-саба һәм йорт өчен товарлар интернет-кибетенә 3 мең сумлык сертификат алды.
«Язылган өчен санаторийга юллама, телевизор һәм башка призлар!» гомуми акциясендә «Татмедиа»ның төрле басмаларына язылучы 452 кеше катнашкан. Оештыручылар ассызыклаганча, Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән дә. Санаторийга юлламадан тыш, 8 февральдә лотерея барабаны ярдәмендә бер телевизор һәм бер вертикаль тузансуырткыч, икешәр электр иттарткыч, икмәк пешерү миче, термопот һәм шөреп боргыч, шулай ук өч үтүк һәм өч тонометр уйнатылган.
Төп бүләк Айдар Зәкиевкә эләкте. Аның өчен бүләк алырга хатыны Гөлшат килгән: Татарстанның Балтач районыннан язылган җиңүче үзе хәзер контракт буенча махсус хәрби операция зонасында икән.
«Без инде күп еллар дәвамында 9-10 республика газетасы һәм журналына язылабыз. Ләкин лотерея уенында беренче тапкыр катнаштык: мин басмаларның берсендә бу акция турында белдерү күрдем һәм гариза җибәрдем. Укырга бик яратам, ләкин һөнәрем буенча мин хисапчы. Өстәвенә, мин татар телендә укыйм, ә ирем рус телендә укый – шуңа күрә без рус һәм татар телле газеталарга һәм журналларга да язылабыз», – дип сөйләде «Татар-информ»га Гөлшат Зәкиева.
Шифаханәгә юлламадан кайчан файдаланасын әлегә ханым хәл итмәгән. Иренең хезмәттән ялга кайтуын көтәргәме, әллә, мәсәлән, кызы белән барыргамы икәнен өйдә киңәшләшәчәкләр.
«Бу ел безнең өчен гади ел түгел, юбилей елы — безгә 100 яшь тула. 1924 елда «Ижминводы» шифаханәсе беренче кунакларны кабул итә. Безнең шифаханәдә илнең 43 субъектыннан кунаклар ял итә. Дәваланып кына калмыйча, бездә «Татмедиа» газета һәм журналларын да укырга мөмкин. Теләсә кайсы вакытта килегез. Сәламәтлегегезне яхшырту өчен без сезне һәм сезнең гаилә әгъзаларын теләсә кайсы уңайлы вакытта көтәбез», — диде, «Ижминводы»га ике кешегә юллама – язылу өчен акциянең төп бүләген тапшырганда шифаханә директоры урынбасары Константин Макаров.
Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» АҖнең ике һәм аннан да күбрәк басмасына язылучы һәркем призлар уйнатуда катнаша алды. Сүз уңаеннан, рекордчы-язылучы Татарстанның Саба районыннан Әнисә Ганиятова булды. Ул берьюлы 14 басмага язылган, алар арасында «Татмедиа» АҖ газеталары һәм журналлары да, шәхси басмалар да бар. Ә акциядә иң өлкән катнашучы Чистайдан 96 яшьлек Мария Иванова булды.
Тонометрларны Шамил Садыйков Казаннан Ләйлә Бәхтияровага, Әтнә районыннан Эдуард Шакировка һәм Биектаудан Рәшидә Яруллинага тапшырды.
Уен нәтиҗәләре буенча электр шөреп боргычы эләккән ике язылучының берсе — Венера Хөсәенова. Приз уйнатуны оештыручылар билгеләп үткәнчә, узган ел ул акциядә катнашып, электр иттарткыч откан булган. Быел исә иттарткычны Түбән Кама районыннан Нәсим Дәүләтшин һәм Чүпрәле районыннан Равилә Мөхәммәтҗанова отты, алар өчен бүләкне туганнары алды.
Лотерея нәтиҗәләре буенча вертикаль тузансуырткыч иясе булып Теләче районыннан Петр Макаров табылды. Казанга бүләкне алырга ир-ат хатыны белән килгән һәм бүләкләү тантанасына кадәр алар Татарстан башкаласы үзәгендәге истәлекле урыннарда йөргән.
Үтүк, термопот, икмәк пешерү миче һәм LED-телевизор алган язылучылар бүләкләүдә катнаша алмады, әмма бүләкләрен алачаклар, дип ышандырдылар «Татмедиа»да.