Осиновода газ шартлаганнан соң зыян килгән йортларда яшәүчеләргә яңа фатирлар биреләчәк
Осиновода газ шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән йортларда яшәүчеләргә яңа фатирлар бүлеп бирәләр. Бу хакта Яшел Үзән администрациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Осиново шәһәрендә узган хисап сессиясендә сөйләде.
«Бу хәл декабрьдә булды. Газны үз белдеге белән тоташтыру нәтиҗәсендә күп фатирлы йортка зыян килде. Мохтаҗларга районның маневр фондыннан торак бирделәр, матди ярдәм күрсәттеләр. Иминлек максатларында йортны җимерергә карар ителде. Быел Осиновода 96 фатирлы яңа йорт төзелә башлаячак, шул исәптән андагы фатирлар зыян күрүчеләргә биреләчәк», - дип билгеләп үтте Афанасьев.
Билгеле булганча, җир кишәрлеге күппрофильле поликлиника янында сайланган, хәзер техник документация әзерләнә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2023 елның 21 декабрендә Осиново бистәсендә ике катлы йортның икенче катында газ шартлаган. Анда 63 яшьлек ир-ат имгәнгән. Аны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерәләр, аның тәненең 80 проценты пешкән була. Бер атнада ул үлә.
.