Татарстанда җиңел машина юлда авыр йөк машинасын ремонтлаган йөртүчене бәрдергән
Алабуга районында М7 трассасында үлемгә китергән авария булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Isuzu машинасы шоферы зур тизлектә Scania шоферын бәрдерә — анысы ватылган авыр йөк машинасын ремонтлау өчен юлга чыккан була.
Нәтиҗәдә, авыр йөк машинасын йөртүче һәлак була.