Минзәләдән хәрби гаиләсенә сюрприз ясап, махсус операциядән көтмәгәндә өенә кайткан
Минзәләдән хәрби Дмитрий махсус операция зонасыннан өенә ике атналык ялга кайтты. Ул гаиләсе өчен сюрприз ясарга карар итә һәм тиздән кайтачагы турында аларга хәбәр итми.
Гаиләсен куркытмас өчен, төнге сәгать 12дә ул әкрен генә үз фатирының ишеген шакый. Хатыны һәм ике баласы әтиләре белән күрешүне көтмәгән була. Гаилә башлыгын барысы да шатлык күз яшьләре белән каршы ала.
Ә үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче әнисе янына хәрби чәчәк бәйләме белән килә.
Дулкынланган хатын улының исән-сау һәм сәламәт булуын күреп, бәхетеннән күз яшьләрен тыя алмый.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк. Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.