Татарстанда еллык инфляция 7 проценттан артып киткән
Декабрь аенда Татарстанда инфляция 7,06 процентка кадәр арткан, ноябрь аенда еллык күрсәткечтә ул 6,98 процент булган. Бу – федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.
Шул ук вакытта ноябрь белән чагыштырганда, декабрь бәяләре 0,48 процентка арткан. Шулай итеп, ноябрьдәге 0,94 процент белән чагыштырганда, айлык инфляция ике тапкыр диярлек кимегән.
2023 елның гыйнварыннан декабренә кадәр инфляция аннан алдагы ел белән чагыштырганда 4,99 процентка кадәр арткан (ноябрь белән чагыштырганда 0,19 процентка үскән).
Шул ук вакытта кулланучылар бәяләре база индексы елның соңгы аенда еллык күрсәткечтә 6,57 процентка һәм айлык күрсәткечтә 0,24 процентка арткан.
Декабрь аенда барыннан да бигрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәгә бәя үскән —алдагы елдан 29,21 процентка һәм, узган ай белән чагыштырганда, 5,69 процентка кыйммәтләнгән.
Кышның беренче аенда хезмәтләр өчен түләү бәяләре ноябрь белән чагыштырганда хәтта 0,09 процентка арзанайган, гәрчә еллык бәядә 8,59 процентка артса да.
Айга карата да, алдагы елга карата да иң аз арткан бәя декабрьдә азык-төлек булмаган товарларга булган: 0,19 процент һәм 5,20 процент.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларына караганда, декабрьдә еллык инфляция 7,42 процент тәшкил иткән. Россия Президенты Владимир Путин бәяләрнең мондый үсешен дәүләт җитәкчелеге алдында торган мәсьәләләр хисабына кертте.
Инфляция басымы югары калу сәбәпле, әле 15 декабрьдә үк Россия Банкы директорлар советы төп ставканы бер процентка, еллык 16 процентка кадәр күтәрергә карар итте. Төп ставкага кагылышлы киләсе утырыш 16 февральгә билгеләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа ел яллары вакытында Татарстанда бензин кыйммәтләнде һәм дизель ягулыгы арзанайды, шулай ук йомыркалар арзанайды һәм яшелчәләрнең бәясе артты.