Шәймиев мөфтиятнең югары бүләге һәм Рус православ чиркәве юбилей медале белән бүләкләнде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Дин әһелләре аны туган көне белән котлады. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Мәскәү һәм бөтен Русь Изге Патриархы Кирилл исеменнән Минтимер Шәймиевкә «Рус православ чиркәвендә патриархатны торгызуның 100 еллыгы истәлегенә» Рус православ чиркәвенең юбилей медален тапшырды», — диелә хәбәрдә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Шәймиевне мөфтиятнең югары бүләге — мөселман өммәте алдындагы зур хезмәтләре өчен Шиһабетдин Мәрҗани ордены белән бүләкләде.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе әңгәмәдәшләренә котлаулары өчен рәхмәт белдерде.
«Бергә килгәнегез өчен рәхмәт. Бу безнең тынычлык һәм татулыкта яшәвебезгә тагын бер дәлил. Бу еллар дәвамында без сезнең белән зур юл үттек. Нәрсә генә булмасын, без һәрвакыт уртак тел таптык», — дип мөрәҗәгать итте ул дини җитәкчеләргә.
Татарстанда бик күп кыйммәтле христиан һәм мөселман дини объектлары торгызыла, яңалары төзелә, дип искәртте Шәймиев.
«Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бергә үткәрдек. Мондый аңлашу булу безне шатландыра. Бу — оттырышсыз вариант. Бу кыйммәтле тәҗрибәне сакларга һәм яңа буыннарга тапшырырга кирәк», — дип ассызыклады ул.
Элегрәк Татарстан Дәүләт Киңәшчесен Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.