Ларионова һәм Бариев махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрен Яңа ел белән котлады
6 гыйнварда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Динар Бариев махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең хатыннары һәм балаларының хәлен белде. Шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән дә котладылар.
Алар иң беренче Сергей Дмитриев гаиләсендә (хатыны Алия, балалары Тимур һәм Эмилия) булды. Сергей махсус хәрби операция башлану белән фронтка киткән. Ул II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
«Сүз, әлбәттә, әле күптән түгел генә яраланган әтиләре хакында барды, ул бүген кабат сафта. Ялга кайткач, моңа бик тә шатлануларын хәтердә яңарттылар. «Казан» Гаилә үзәге янындагы чыршы турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Тимур 1 сентябрьдә мәктәпкә барачагы, инде барлык хәрефләрне дә белүе һәм укырга өйрәнүе хакында сөйләде. Кечкенә Эмилия исә татлы күчтәнәчкә сөенеп туя алмады! Искиткеч, бик тә дус гаилә! Өйләрендә һәрвакыт җылы булсын, шатлыклы хәбәрләр генә килсен. Якынлашып килүче Раштуа белән!» - диде Ларионова.
Шуннан соң Екатерина Александрова һәм балалары – Алексей белән Еваның хәлен белеп чыктылар. Гаилә башлыгы Андрей Александров, 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына юл тоткан.
«Очрашуда хәрбиләрнең хатыннары белән аралаштык, проблемалары хакында белдек һәм әтиләре хәзерге вакытта алгы сызыкта булган балаларны бүләкләр белән сөендердек», - дип искәртте Бариев.