Татарстанда Раштуага каршы төндә һава температурасы -29 градуска кадәр төшәчәк
Иртәгә, 7 гыйнварда (бу көнне христианнар юлиан календаре буенча Раштуаны бәйрәм итә), Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә республикада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25..-29 градуска (Казанда -25..-27 градуска) кадәр түбәнәячәк. Көндез төбәкнең төньягында урыны белән -25 градус кадәр суык булуы көтелә.
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү игълан ителгән иде, ул 4-9 гыйнварда гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, гыйнвар аенда республикада кар гадәттәгедән күбрәк явар дип көтелә. Айның беренче көннәрендә температура нормадан сигез градуска түбәнрәк булачак.