Шамил Идиятуллин китабы Forbes версиясе буенча Яңа елда уку өчен беренче бишлеккә керде
Танылган язучы, тумышы белән Татарстаннан булган Шамил Идиятуллинның «За старшего» дигән китабы Яңа ел бәйрәмнәрендә уку өчен иң яхшы биш әсәр арасына керде. Рейтингны Forbes журналы бастырып чыгарган.
«Россия кемнәргә якын һәм аңлаешлы булса, Шамил Идиятуллинның «Елена Шубина редакциясе» сериясендә дөнья күргән «За старшего» дигән романы шул кешеләрнең күңеленә хуш киләчәк», - дип искәртә рейтингны төзүче.
Идиятуллинның романы моннан ун ел элек кечкенә тираж белән дөнья күргән инде. Китапта элеккеге Россия разведчигы хакында бәян ителә, аның исеме ахырга кадәр сер итеп саклана. Ул инде күптән гаиләсе белән бергә Америкада яшәсә дә, туган шәһәре Чулманскида (язучы уйлап чыгарган кала) кылынган сәер җинаятьне нәкъ менә аңа тикшерергә туры килә.