«Миллиард.Татар» узып баручы 2023 ел сүзен сайлый
«Миллиард.Татар» 2023 ел сүзен сайлый. Ул халык тавыш бирүе барышында билгеләнәчәк.
Унлыкка «Рәис», «пыяла», борынгы татар сүзе «ядәч» («Ядәч» фильмы сәбәпле) кергән. Шулай ук Россия Банкының яңа купюрасы белән бәйле булган гаугага бәйле рәвештә «банкнот – купюра», Дәүләт Думасы депутаты Петр Толстойның коткы салган чыгышлары аркасында «рус – россияле» сүзләре популярлык казанган.
Шулай ук унлыкта хан хакимияте билгесе булган «тамга» сүзе һәм «хатын-кыз һәм ярдәм» сүзтезмәсе аерым урын алган. Тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша ала. Сораштыру «Миллиард.Татар»ның телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырылган.