Кремльдә йомырка һәм тавык ите кыйммәтләнү сәбәпләрен аңлаттылар
Табигый базар процесслары аркасында йомырка һәм тавык бәясе әкренләп төшә. Бу хакта Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Җитез чаралар күрелә. Базар ул шундый — шактый хәрәкәтчән. Кыйммәтләнүнең берничә сәбәбе бар. Ни өчен бәяләр кимүен шунда ук тәэмин итеп булмавы турында әйтәләр», — диде Кремльнең рәсми вәкиле.
Шуңа бәйле рәвештә Песков товарларның күпләп сатуга килеп керүе һәм ваклап сатуда бәяләрнең төшүе арасында бераз вакыт узарга тиешлеген һәм бу процессның тулысынча табигый булуын билгеләп үтте.
Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин белән «Туры элемтә» уздырылганчы ук Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының хөкүмәт белән берлектә әлеге продуктларга бәяләрне тотрыкландыру өчен иң актив чаралар күрүен билгеләп үтте.
14 декабрьдә пенсионерның соравына җавап биреп, дәүләт башлыгы яңа елда йомырка һәм тавык ите бәясе әкренләп кимиячәк, дип вәгъдә итте. Шул ук вакытта ул аларның кискен кыйммәтләнүен россиялеләр ягыннан ихтыяҗның артуы белән аңлатты.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 5-11 декабрь аралыгында ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда алар 8,75 процентка кыйбатланган. Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерү нормадан 13 процентка югары.