Мөхәммәтшин: Президентның киләсе срокка бару карарын дөрес һәм бик вакытлы дип саныйбыз
Россия Президенты Владимир Путинның киләсе срокка бару карары — дөрес һәм бик вакытлы. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белән уртаклашты.
«Катлаулы, авыр вакытлар, без хәзерге Президент белән булырга тиеш. Аның киләсе срокка бару карарын бик дөрес һәм бик вакытлы дип саныйбыз», — дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре.
«Сайлау кампаниясенә әзерләнәчәкбез. Шулай ук Владимир Владимирович Путинның тәкъдим ителгән кандидатурасын бердәм рәвештә хупларбыз, дип уйлыйм. Бу эшне йомшартырга ярамый. Үз активистларыбызны партия линиясе буенча да, парламент линиясе буенча да тоташтырачакбыз», — диде Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук депутатларга кичә Мәскәүдә узган «Бердәм Россия» съездының төп вакыйгасы турында хәбәр итте. «Владимир Владимирович Путинның булачак сайлауларга кандидатурасы бердәм, оешкан рәвештә хупланды», – дип сөйләде спикер. Аның сүзләренчә, съездка чакырылган башка сәяси партия вәкилләре дә үз чыгышларында бертавыштан гамәлдәге Президентны яклаган.
Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» Владимир Путинның 2024 елгы сайлауларда Президентлыкка кандидат буларак тәкъдим ителүен бертавыштан хуплады. Партия хәзерге Президентның кабат берсүзсез җиңү яулавы өчен барысын да эшләячәк, дип ассызыклады пленар утырышта «Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев.