Яңа ел каникулларында казанлылар дүрт мәйданчыкта салютлар аттыра алачак
Яңа ел каникулларында казанлыларга салютлар аттыру өчен дүрт махсус мәйданчык оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгытова сөйләде.
«Казанда әлеге максатлар өчен дүрт мәйданчык оештырыла: Гаврилов урамындагы мәйдан, Нижнезареченск дамбасы, Каенлыктагы Сабантуй мәйданчыгы каршындагы автомобиль парковкасы һәм Нәҗип Җиһанов белән Петр Полушкин урамнары арасындагы Ипподром янындагы мәйданчык», – дип билгеләп үтте спикер.
Билгеле булганча, Казанда Яңа ел төнендә төп бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында һәм «Черек күл» паркында узачак.