Миңнеханов Төркиянең «Шишеджам» холдингы Директорлар советы рәисе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Шишеджам» компанияләре төркеменең Директорлар советы рәисе һәм әгъзасы Әхмәт Кырман белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алар Татарстанда бизнес алып бара торган компания предприятиеләрендә агымдагы вазгыять турында фикер алышты», диелгән хәбәрдә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, очрашулар даими үткәрелә, шуңа күрә республикада төркемнең проектларын гамәлгә ашыру барышы турында оператив фикер алышу мөмкинлеге бар.
«Шишеджам» холдингы - пыяла эшләнмәләр җитештерү буенча дөнья лидерларының берсе. 2016 елда компания «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә табаклы пыяла (листовой) һәм автопыяла әзерләү буенча ике завод эшләтеп җибәрде.