Менделеевск районында дельтаплан пилоты үлгән
Менделеевск районында дельтапланерист һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе
Бәзәкә авылы янында Яр буе урамында мотодельтаплан һәлакәткә юлыккан.
Дельтапланның 57 яшьлек пилоты һәлак булган.
Фаҗига килеп чыгу сәбәбе ачыклана.