Зәй районы Түбән Биш авылында дүрт буын туганнар очрашты
Зәй районы Түбән Биш авылында Анисимовлар нәселе очрашу уздырды. Төп йортта дүрт буын туганнар — әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар, оныклар җыелды. Мондый туганнар белән очрашу бәйрәме барысын җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. Бу турыда «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Әлеге очрашуда 50гә якын кеше катнашкан. Аларның иң өлкәненә 71 яшь, ул — Вера Максимова (Анисимова). Аларның гаиләсендә биш бала — Вера, Алик, Михаил, Леонид, Любовь үскән. Кызганычка, Леонид бу якты дөньяда юк инде. Анисимовлар үзләштергән һөнәрләргә килгәндә, гаиләдә стоматолог, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, тәрбияче, укытучылар бар.
«Безнең гаиләбез бик зур. Мин бу гаиләгә килен булып төштем. Без Чаллыда яшибез, тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Кызыбыз Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының дүртенче курсында, улыбыз җиденче сыйныфта укый. Туганнарыбыз белән очрашкан саен мин горурлык хисләре кичерәм. Нинди генә вакытлар булмасын, гаилә — безнең таянычыбыз. Бер-беребез белән ешрак очрашырга һәм сакларга кирәк», — ди Зарина Анисимова.
Фото: © «Зәй яңалыклары»