Россия биржасында Аи-92 бензинының бәясе рекорд куйды
Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында Аи-92 бензинының бәясе дүшәмбе сатулары нәтиҗәләре буенча үзенең тарихи рекордын яңартты, ул беренче тапкыр тонна өчен 59 мең сумнан артып китте, дип күрсәтелә сәүдә мәгълүматлары. «РИА Новости» шул хакта яза.
Аи-92 бензины Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча дүшәмбе көнне 0,49 процентка, тоннасы өчен 59 198 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Июнь-июль айларында марка берничә рекордны яңартты. Мәсәлән, җомга көнне бер тонна Аи-92 бензинының бәясе 58 912 сум булды.
Шул ук вакытта Аи-95 маркасының бәясе дүшәмбе көнне 0,05 процентка, 65 967 сумга кадәр кимегән. Дизель ягулыгының бәясе 0,13 процентка төште, аның бер тоннасының бәясе 51 871 сум тәшкил итә. Шулай ук авиакеросин 3,03 процентка, 63 472 сумга кадәр арзанайган. Сыекландырылган углеводород газлары (ГУГи) бәясе 0,83 процентка, 21 863 сумга кадәр төшкән. Мазут 1,07 процентка, тоннасына 18 442 сумга кадәр кыйммәтләнгән.