Чувашиянең Әлмән авылында борынгы мәчет урынына төзеләчәк яңа мәчет нигезенә таш салдылар
8 июльдә Чувашия Республикасының Козловка районы Әлмән авылында төзеләчәк яңа мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Аллаһ йорты революциягә кадәр эшләгән мәчет урынында торгызылачак. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, авыл кешеләре, шулай ук республиканың башка муниципаль округларыннан килгән мөселманнар катнашты.
Мансур хәзрәт Хәйбуллов үз чыгышында мәчетнең намаз уку урыны гына түгел, ә халык өчен рухи-тәрбия үзәге булуын да искәртте. Ул төзелеш эшләре башлануга сизелерлек өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.