Хәләл стандарты белгече: Агросәнәгать паркында хәрәм сатылган урыннарны җиде тапкыр юдык
Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты буенча комитет белгече Фәрит Галиуллин «Казан» агросәнәгать паркы мәйданында узачак Russia Halal Market халыкара хәләл ярминкәсенә ничек әзерләнүләрен сөйләде.
«Мәйданны өч көн юдык. Дуңгыз ите сатылган урыннарны җиде тапкыр селте һәм су белән, соңыннан тоз эремәсе белән юдык. Хәрәм продукция җитештерелгән, ярымфабрикатлар булган урыннарны юдык. Киштәләр, идәннәр, дивар, түшәмнәр – барысы да юылды. Сатып алучылар һәм сатучылар куллана торган арбалар да юылды», – дип сөйләде ул журналистларга.
Агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов сүзләренчә, бинаны юу өчен махсус клининг оешмасы чакырылган. Ул бинада төзекләндерү эшләре үткәрелүен дә әйтте.
«Бинаның тышкы ягын да, эчке ягын да төзекләндердек, чөнки комплекс инде 10 ел кулланылышта булды. Бизәлешне үзгәрттек. Бәдрәф бүлмәләрен дә яңарттык, намаз алдыннан барлык шартларны үтәү мөмкинлеге бар», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, комплекста намаз бүлмәсе дә яңартылган. Хәләл маркет вакытында анда азан әйтеләчәк.