Татарстанда инде өченче көн коронавирус йоктыруның йөздән кимрәк очрагы теркәлә
Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар инде өченче көн кими. Соңгы 24 сәгатьтә республикада 62 яңа очрак ачыкланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.
14 пациент хастаханәгә озатылган, 86 кеше терелгән. Яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.
Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 8915 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 1167 пациент хастаханәгә озатылган, 10685 кеше савыккан. 38 кеше инфекция корбаны булган.