Иртәгә Татарстанда томан, көчле җил һәм -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Иртәгә, 29 мартта, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Синоптиклар фаразынча, көндез көчле җил булачак, аның тизлеге секундка 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә -2..+2 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +5..+10 градуска кадәр җылына.