Казан кызы Альбина Латыйпова театр сәнгате премиясенә тәкъдим ителгән
Зур театрда җырлаучы Казан кызы Альбина Латыйпова Чехов исемендәге театрның театр сәнгате премиясенә тәкъдим ителгән.
«Үзенең 125 еллыгы уңаеннан МХТ сәнгать өлкәсендә театр сәнгате премиясен гамәлгә куя. Премия үзләрен 2022 елда күрсәтә алган 35 яшькәчә яшьләргә тәгаенләнгән», дип хәбәр ителә премия турындагы рәсми хәбәрдә.
Премия сигез номинация буенча биреләчәк: «Балет», «Опера», «Әдәбият», «Кино», «Театр», «Заманча искусство», «Классик музыка», «Заманча академик музыка». Шорт-листны эксперт советы төзи.
Лауреатларны күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән торган жюри билгели. Лауреатлар 27 март көнне бүләкләнәчәк.
Һәр номинация җиңүчесе театр символы – легендар акчарлак формасындагы значок белән бүләкләнә. Шулай ук, ел дәвамында бер мәртәбә театрның яңа сәхнәсен үз иҗади проекты өчен куллану мөмкинлегенә ия булачак.
Казан кызы Альбина Латыйпова «Дон Жуан» операсында Донна Анна партиясе өчен премиягә тәкъдим ителгән.
Альбина Латыйпова Казан музыка көллиятен һәм Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 2017 елдан Зур театр солисты.