Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның истәлегенә ачык биатлон турниры узды
https://tatar-congress.org/
17 февральдә Түбән Новгород өлкәсендәге Актук һәм Чүмбәли авыллары арасында урнашкан «Сары саз» күле ярында Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерхановның истәлегенә багышланган унынчы юбилейлы ачык биатлон турниры узды.
Әлеге турнир 2014 елдан башлап даими үткәрелеп килә, хәтта коронавирус пандемиясе дә аңа комачауламаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы ярышларда катнашырга рекордлы 21 команда теркәлгән. Гадәттәгечә, ярышлар дүрт этаптан торган эстафета формасында үтә. Һәр этап 3 чакрым дистанцияне һәм бер ату чиген тәшкил итә.
Гадәттәгечә, бу юлы да бер команда да бүләксез калмаган. Барысы да грамоталар, татлы һәм истәлекле бүләкләргә лаек була, ә призерлар кубоклар, медальләр белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.