Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән
Татарстанның Лаеш районында ике җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте 19.30 сәгать тирәсендә Усад борылышында булган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Ford Focus һәм KIA Rio автомобильләре бәрелешкән. Ике йөртүчегә һәм балага медиклар ярдәме кирәк булган. Балага карап торышка 3-4 яшь.
Зыян күрүчеләрнең берсен машинадан янгын сүндерүчеләр чыгарган.