Төркиянең көньягында 4,5 магнитудалы җир тетрәү булган
Төркиянең көньягында Хатай провинциясенең Антакья районы ярларында 4,5 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта якшәмбе, 26 февральдә, Төркия хөкүмәте каршындагы Табигый бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр белән көрәш идарәсе сайтында хәбәр ителә. «Анадолу» шул хакта яза.
Җир тирбәнеше җирле вакыт буенча 05.26 сәгатьтә теркәлгән.
Эпиүзәк Хатай провинциясе Самандаг районыннан 3,25 чакрымда булган.
Җир тетрәү ноктасы Урта диңгез төбендә 13,29 км тирәнлектә теркәлгән.