Миңнеханов һәм патриарх Кирилл Татарстанда чиркәү-дәүләт мөнәсәбәтләре турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл белән очрашты. Әңгәмә Патриарх һәм Синодаль резиденциядә узды, дип хәбәр итте республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов патриарх Кириллга Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелегенең барлык диннәрне дә үзара хөрмәт итүнең аерым принцибын тотуын билгеләп үтте. Әңгәмәдәш төбәктә чиркәү тормышын үстерү, мөселманнар һәм православие христианнары арасында динара татулык һәм нәтиҗәле диалог тәэмин итү мәсьәләләренә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстанда тынычлык һәм дуслык булуда сезнең ролегез бик зур. Сез бик акыллы кеше. Һәм үз халкыгызны – мөселманнарны да, православие динендәгеләрне дә яхшы беләсез», – диде Патриарх Кирилл.
Әңгәмәдәшләр шулай ук Татарстанда чиркәү-дәүләт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре турында да фикер алышты. Очрашуда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.