Мишустин балалы гаиләләргә ярдәм итү документларын оператив рәвештә әзерләргә кушты
Балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен документларны проактив режимда рәсмиләштерергә кирәк, бу салымга тотып калынган акчаларны (налоговый вычет) кайтаруга да кагыла. Россия премьер-министры Михаил Мишустин шулай дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Президент шулай ук яшьләрне укытуга киткән чыгымнар буенча налоговый вычет акчасын ике тапкырга арттырырга тәкъдим итте, хәзерге 50 меңнән елына 110 мең сумга кадәр. Дәвалану яки дарулар алу – 120 мең сумнан 150 мең сумга кадәр. Өстәвенә, аларны проактив режимда рәсмиләштерергә кирәк», – диде Мишустин хөкүмәт белән киңәшмәдә.
Балалы гаиләләргә мондый ярдәм мөмкин кадәр тизрәк булсын өчен, тиешле документлар оператив рәвештә әзерләнергә тиеш, дип өстәде ул.