Миңнеханов һәм Мөхәммәтшин нефтьче Шмаль турындагы китапны тәкъдим итүдә катнашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы бинасында «Эта земля выбрала нас» дигән китапны тәкъдим иттеләр. Ул күренекле нефтьче, Көнбатыш Себер нефть-газ комплексына нигез салучыларның берсе Генадий Шмальгә багышланган. Чарада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Генадий Иосифович илебез үсешенә гаять зур өлеш кертте. 90нчы еллар ахырында, мин Хөкүмәттә эшли башлагач, аның җитәкчелегендә бер төркем кешеләр җыелып илнең киләчәге, нефть, газ, нефть химиясе тармакларын үстерү хакында фикер алыша иде. Һәм без аларны ишеттек. Соңгы 25 елны алсак, республикабыз бик зур юл узды. Болар – республиканы газлаштыру, нефть химиясе комплексы объектларын төзү, «ТАИФ-НК» проекты», - диде Миңнеханов.
Ул мондый кешеләрнең үрнәге бик тә мөһим булуын билгеләп үтте, шунлыктан «Эта земля выбрала нас» китабы үсеп килүче буынны тәрбияләүгә хезмәт итәчәк. «Шмальнең эшчәнлеге һәм абруе аркасында барысы да илебезнең үсеш ноктасы нефть һәм газ булуын аңлады», - дип искәртте Татарстан Рәисе.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Генадий Шмальнең һәрвакытта да бер адым алдан баруын әйтте. Парламент башлыгы аны «Советлар Союзында һәм Россиядәге зур эшләрнең чишмә башында торган» легендар кеше дип атады. «Аның тәкъдимнәре зур кыйммәткә ия, белгечләр аның сүзләренә колак сала», - диде ул.