Казан аэропортында Төркиядәге җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм җыю оештырыла
Казан аэропортында 13 февральдә 12 сәгатьтә Төркиядәге җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм кабул итү үзәге эшли башлый. Аэропортының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Беренче чиратта кирәк булган әйберләр алып килергә мөмкин. Балалар подгузниклары, шәхси гигиена чаралары, балалар ризыгы, палаткалар, җылыткыч җайланмалар, юрганнар, олылар һәм балалар өчен кышкы киемнәр (яңа булса яхшырак), йоклау өчен капчыклар, термослар, портатив зарядниклар турында сүз бара.
«Үзегез белән алдан әзерләнгән тасвирлама (кулдан язылган булырга мөмкин) алып килүегезне сорыйбыз. Үзәктә әйберләрне тасвирламалары белән тикшерәчәкләр, волонтерлар документны тикшергәннән соң раслаячак», – диелә хәбәрдә.
- Үзәкнең адресы: «Казан» аэропорты, «Полет» кунакханәсе, беренче кат. Кабул итү пункты 10.00 – 17.00 сәгатьләрдә, 13 февральдә 12.00 – 17.00 сәгатьләрдә эшләячәк.