ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе «Йолдызлык» фестивален янә үз химаясенә алды
«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә 2023 елга ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясе бирелгән.
«Фестиваль хәрәкәтләрен оештыручылар адресына фестивальләр үз химаясе астына алу турында хатны комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе юллады», – дип хәбәр итә фестивальләрнең матбугат үзәге.
Григорий Орджоникидзеның: «Илебезнең мәдәни мирасын саклау, шулай ук яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү инициативаларының әһәмиятен исәпкә алып, 2023 елда ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнен заман» фестивальләренә тапшырылуы турында хәбәр итүемә шатмын», дигән сүзләрен китерә.
Комиссия секретаре билгеләп үткәнчә, еллар дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте, шулай ук «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале үзләрен Татарстан Республикасының миллионлаган талантлы балалары һәм яшьләре өчен ел саен кирәк булган проектлар буларак таныта.
«Сез төзегән проектларның яшь буынның иҗади үсешенә ярдәм итү буенча мөһим эшчәнлегенең дәвамлы булуы куанычлы. Һәр фестивальдә катнашучылар саны, конкурсантларның осталык дәрәҗәсе кебек үк, үзгәрешсез арта бара», - дип ассызыклаган үзенең рәсми хатында Григорий Орджоникидзе.
- Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасында 2000 елда оештырылды һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза. Фестивальнең барлык этапларында катнашу бушлай. Бу сезонда ул 22 февральдән 24 апрельгә кадәр узачак һәм республиканың барлык шәһәр һәм районнарын колачлаячак. Быел фестивальдә 5-21 яшьлек 60 меңнән артык конкурсант катнашыр дип көтелә.
- «Созвездие-Йолдызлык» – Россиянең һәм Татарстанның яшь талантлары өчен социаль лифтка әверелә торган бердәнбер проекты. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада иҗади элита булдыруга игътибары аркасында проектның йөзләгән лауреаты Татарстанның һәм Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлады. Алар барысы да үз талантлары белән халыкара дәрәҗәдәге проектларны, шулай ук иң яхшы телевизион эстрада программаларын бизи. Фестиваль тарихында анда рәсми рәвештә 1 миллион 300 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашкан.
- «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестивале бу сезонда унберенче тапкыр узачак. Гариза бирү компаниясе 1 февральдән башлап 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
- Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелды һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Фестиваль кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим функция башкара. Узган сезонда анда 185 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты, ә үз талантларын 1600дән артык катнашучы күрсәтте.