Самарада «Шигърият дөньясында» Халыкара конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды
Самара өлкәсендә «Шигърият дөньясында» халыкара шигърият конкурсында онлайн-катнашучылардан гаризаларны кабул итүне 17 гыйнварга кадәр озайттылар. Оештыру комитеты катнашучыларның күпсанлы үтенечләре буенча шундый карар кабул итте.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, «Көньяк шәһәр» мәгариф үзәге, «Яктылык» мәктәбе, Камышлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм якын-тирәдәге авыл мәктәпләре укучыларыннан катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланган.